«Бар кыйммәтләр таҗы ГАИЛӘ!» бәйрәме (0+)

8 июльдә 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бар кыйммәтләр таҗы ГАИЛӘ!» дигән бәйрәм узды. Балалар әлеге якты көннең тарихы, чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып саналучы изге Петр һәм Феврония турында белде.

IMG-20250707-WA0001
IMG-20250707-WA0003
IMG-20250707-WA0005
IMG-20250707-WA0007
IMG-20250707-WA0011
Бәйрәм күңелле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. «Бу кем?» бәйгесендә балалар әйтелгән табышмаклар буенча туганнарын белеп, үзләренең тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтте. Ә «Халык акылы әйтә» бәйгесендә балалар гаилә, мәхәббәт һәм дуслык турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, үз зирәклекләрен һәм мөһим тормыш кыйммәтләрен аңлауларын күрсәтте. «Гаилә кыйммәтләре» риваяте аеруча дулкынландыргыч булды, аны барысы да игътибар белән тыңлады. Ул үз гаиләңне саклау һәм кадерен белүнең әһәмияте, бер-береңә ярдәм итү һәм җылылык, кайгырту бүләк итүнең мөһимлеген искә төшерде. Китапханәче катнашучыларга бәйрәмнең символы чисталык, тугрылык һәм назны чагылдыручы гади кыр чәчәге ромашка булуы турында сөйләде.
Чара азагында барлык балаларга гаилә бәйрәме белән котлау открыткалары бүләк ителде. Бәйрәм балалар йөрәкләрендә якты хисләр калдырды һәм истә калырлык мизгелләргә бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: