«Балачак илендә» бәйрәме (0+)

Бесплатно

Чарага килүчеләрне яраткан геройлары Нолик һәм Симка белән бергә мавыктыргыч балачак иленә сәяхәт көтә. Алар балалар җырлары җырлаячак, күңелле уеннар оештырачак, эстафеталарда катнашачак һәм яшь китап сөюче дусларыбызга яхшы кәеф бүләк итәчәк. 

Бу бәйрәм көнне балалар төрле күңел ачу бәйгеләрендә катнаша алачак:
– «Күңелле яшәсәгез» бию бәйгесе; 
– «Яраткан әдәби геройлар парады» – интеллектуаль ;
– «Өченче артык түгел» спорт ярышлары.

Чара «Бәхетле балачак» темасына табигать, дуслар, әкият персонажлары, үзләренең яраткан геройларын сурәтләп асфальтта рәсем ясау белән дәвам итәчәк. 

Поделиться: