«Гаилә һәм китаплар арасында»: бәйрәм чарасы (0+)

19 май көнне 15 нче санлы китапханә Халыкара гаилә көне уңаеннан «Гаилә һәм китаплар арасында» дигән бәйрәм чарасы уздырды. 

В кругу семьи
IMG-20220519-WA0007
IMG-20220519-WA0015
IMG-20220519-WA0038

Бәйрәм барышында кунаклар өчен төрле әдәби һәм танып белү гаилә бәйгеләре үткәрелде. «Бел әле» бәйгесендә балалар танылган әсәрләрне искә төшерде һәм геройларны таныды, ә «Юлны искә төшер – авторны ата» бәйгесендә өлкәннәр классик әсәрләрнең дәвамын искә төшерде һәм аларның авторын, исемен атады. Кунаклар «Китап героен таныйбыз» бәйгесендә актив катнашты, анда предметлар буенча алар китап геройларын белергә тиеш булды. Катнашучыларның дөрес сөйләмен һәм артистлык сәләтен «Сәнгатьле уку» бәйгесендә бәяләргә мөмкин булды, анда алар М.С. Пляцковский, Я.М. Тайц, А.И. Пантелеевларның кыска хикәяләрен рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп укыды. Балалар «Әкияти игъланнар» бәйгесендә, игъланнарның авторларын белеп, тапкырлык һәм зирәклек күрсәтте. «Буталчык» бәйгесе бик күңелле һәм яхшы кәеф белән узды, анда кунаклар китапның исемен белеп кенә калмады, өстәлдәге китаплар арасыннан аны эзләп тапты. 

Чарага «Гаилә – ул хезмәт, бер-береңне кайгырту» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда гаилә мавыгулары, гаилә белән ял итү турында әдәбият тәкъдим ителде. 

Китапханә әлеге узган чарадан соң, гаилә белән уку бәйрәм кунаклары өчен матур бер гадәткә әйләнеп калыр дип ышана. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: