«Ура! Балалар китабы атналыгы» бәйрәме (6+)

13 нче санлы китапханә 2026 елның Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын бәйрәмчә ачты! Кунакка китап сөюче балалар килде! Китапханәче Балалар китабы атналыгын беренче тапкыр кайчан бәйрәм итүләре һәм быел бу Атналыкка ничә ел булуы турында сөйләде! Бәйрәмдә катнашучылар танылган балалар әсәрләре битләре буйлап күңелле сәяхәткә юл тотты һәм «Без китаплар укырга һәм геройларны танырга яратабыз» әдәби викторинасында катнашты.

13 ф. 28.03.26 Праздник Ура! Неделя детской книги 3
13 ф. 28.03.26 Праздник Ура! Неделя детской книги 4
28.03.2026 Праздник Ура! Неделя детской книги 1
28.03.2026 Праздник Ура! Неделя детской книги 2

Сораулар күптөрле булды: тасвирлаган буенча геройларны танырга, аларның кайсы әсәрдә очравын искә төшерергә, һәм теге яки бу әйбернең яки гыйбарәнең кайсы персонажныкы икәнлеген искә төшерергә кирәк булды. Бәйрәм чәй эчү һәм яраткан китапларны карау белән тәмамланды. Кемдер хәтта «Живая шляпа» хикәясен укып чыгарга да өлгерде. Бәйрәм бик күңелле һәм сөенеч белән үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: