«Балаларга елмай, планета!» бәйрәме (0+)

Июнь – җәйнең, каникулларның башлануы гына түгел, ул әле  балалар бәйрәме дә, аларны яклау көне, өлкәннәрне балалар турында уйларга чакыручы көн. Әлеге бәйрәм аерым җер җылылыгы белән аерылып тора, чөнки һәркем өчен иң зур бәхет – балалар күзендәге балкыш һәм балалар елмаюы. 
Шәһәр үзәк китапханәсендә Балаларны яклау көне узды. 

6565
в гостях у ребят
мы танцуем дружно
вот такой круг друзей
вместе веселей
волшебные слова
повернись навстречу другу
да здравствует лето
ручки, ручки, ножки, ножки
дружная компания

Балаларга кунакка шаян шамакайлар килде. Чара программасына биюләр, күңелле ярышлар керде. Бәйрәм зур кызыксыну белән үтте, балалар төрле уеннар уйнады, бик теләп дәртле һәмс күңелле биюләр биеде. 
Шамакайлар белән бергә балалар «Малышарики» дигән күңелле күнегүләр ясады. Яшь кунаклар «Кем алга», «Тылсымлы сүзләр», «Дустанә обруч», «Парын тап» кебек спорт эстафеталарында үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтте. 

Бәйрәм күңелле, шау-шулы, кызыклы һәм гаҗәеп килеп чыкты. Балалар көне буена җитәрлек уңай тәэсирләр һәм көч-дәрман алды. Барысы да асфальтта рәсем ясау һәм сабын күбекләре очыру белән тәмамланды.

#летовТатарстане

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: