«Китапханә галиҗәнаплары» бәйрәме (6+)

27 май көнне Гренада паркында 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезиәткәрләре Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Китапханә галиҗәнаплары» дигән бәйрәм чарасы уздырды.

ыкепн
IMG-20240527-WA0047
IMG-20240527-WA0046
20240527_140206
Паркта ял итүчеләр Гомумроссия китапханәләр көне, китапханә күрсәтә торган хезмәтләр турында әңгәмәне тыңлады, шулай ук букроссинг китаплары белән алмаша алды. Чараның уен өлешендә китапханәләр һәм анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, китапларда качып ятучы геройлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук катнашучылар табышмаклар чиште, әкиятләр буенча интерактив уен-викторинада катнашты, балалар журналлары һәм яңа китаплар белән танышты. Әлегә кадәр китапханәгә язылмаган кешеләр даими укучылар булырга теләк белдерде. Китапханә белән танышу яхшы узды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: