«Сөмбелә» бәйрәме (6+)
30
Сентябрь 2018
Якшәмбе
27 нче сентябрь көнне 17 нче балалар китапханәсендә тылсымлы алтын көзгә багышланган бәйрәм узды. Чара узган уку залы матур итеп бизәлгән иде. Балаларны бәйрәм хуҗабикәсе Сөмбелә каршы алды һәм кәрзинендәге яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сыйлады. Чарада көз турында шигырьләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар яңгырады. Балаларга бәйгеләр һәм Сөмбеләнең үз куллары белән ясаган «Көзге фантазияләр» композициясе ошады. Укучылар рәхәтләнеп «Яфрагына карап агач исемен әйт» һәм «Гөмбә җыябыз» уеннарында катнаштылар, «Көзге урман байлыклары» викторинасында Сөмбеләгә китап яратуларын да күрсәттеләр. |