«Хуш, Әлифба» бәйрәме (6+)

20 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, Әлифба өйрәнүне йомгаклау һәм китап уку белән  кызыксындыру максатыннан, беренче сыйныф укучылары өчен «Хуш, Әлифба» исемле бәйрәм узды.

23ф. Праздник Прощай, Азбука……………………
23ф. Праздник Прощай, Азбука..
23ф. Праздник Прощай, Азбука….
23ф. Праздник Прощай, Азбука……………………..
23ф. Праздник Прощай, Азбука……….
23ф. Праздник Прощай, Азбука………………..
23ф. Праздник Прощай, Азбука………………….

Чара күңелле уен формасында үтте. Беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләде, хәрефләр турында җырлар башкарды, «Сүзне җый», «Тартыклар һәм сузыклар», «Акыллылар» уеннарында катнашты. Балалар янына кунакка Клоун килде. Ул мәктәп тормышы турында викторина уздырды, «Әкият героен таны» бәйгесе, «33 бертуган сеңел» уенын оештырды. Укучылар Клоунга мәктәп букчасын тутырырга ярдәм итте.

Чара барышында «Чему учат в школе», «Дружба с буквами», «Хуш, Әлифба», «Азбука» җырлары яңгырады. Бәйрәм электрон презентация белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында һәр балага кәгазьдән ясалган «Мин Әлифбаны беләм» медальләре тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: