«Әлифба белән хушлашу» бәйрәме (6+)

«Хуш, Әлифба» бәйрәме күңелле уен формасында узды. Алып баручы балаларны беренче мәктәп җиңүе белән котлады һәм белемнәргә илтүче юлларында уңышлар теләде. 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларның чыннан да уку-язуга әзерлегенә инанды. Алар алфавитның барлык хәрефләрен дә белә, хәрефләрдән сүзләр төзи ала. 

Укучылар табышмаклар чиште, «Хәрефләр адашкан», «Мәктәптә нәрсә эшләргә ярый?» уеннарында катнашты. Беренче сыйныфлылар барлык биремнәрне җиңеп чыкты, үзләре белгән-өйрәнгәннәрне күрсәттеләр. Балалар үз чыгышларында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап укытучыларына рәхмәт белдерде. Һәм менә иң тантаналы мизгел – беренче сыйныфлыларга «Әлифба белгече» Дипломы һәм бүләккә яраткан китапларын тапшыру. Бәйрәм чарасы менә шундый тантаналы рухта тәмамланды.

Иң нәни укучыларыбызның мәктәп тормышында бик күп җиңүләр көтсен. Беренче сыйныфлыларга укуларында уңышлар һәм һәрвакыт яхшы кәеф булып торуын телибез!

 

Поделиться: