«Тукай, син безнең йөрәкләрдә» шигърият бәйрәме (6+)
25
Апрель 2024
Пәнҗешәмбе
25 апрель көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай, син безнең йөрәкләрдә» дигән шигърият бәйрәме уздырылды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, авыр балачагына карамастан, Тукайның зирәк акыллы, тырыш бала булып үсүе турында белде. Үзенең кыска гына гомере эчендә туган як матурлыгына дан җырлаган бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язып өлгергән ул. Балалар күренекле татар шагыйренең китаплары белән танышты, шигырьләр укыды, кызыклы сораулар бирде. Алга таба беренче сыйныфлылар табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, «Тукай әкиятләрен җый» уенында актив катнашты, чара «Су анасы» мультфильмын карау белән тәмамланды.
|