«Күңелем нурлары»: шигърият бәйрәме (0+)

26 апрель көнне «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» программасы кысаларында 8 нче санлы балалар китапханәсе «Бисеринки» балалар бакчасы белән берлектә «Күңелем нурлары» дигән шигърият бәйрәме уздырды.

Лучи моей души
1
2
3
4
5

Балалар һәм чара кунаклары өчен яшь китап сөючеләр «Су анасы» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Китапханәче балалар белән бергә Габдулла Тукай дөньясына гаҗәеп сәяхәткә юл тотты, анда шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты. Шигърият бәйрәме җырлар белән үрелеп барды, балалар «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән Күбәләк», «Акбай» һ.б. шигырьләрне сөйләде. Балаларга кунакка әкият герое Шүрәле килде, алар белән күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнады. Г.Тукай әкиятләре буенча әдәби викторинада актив катнашып, белемнәрен күрсәтә алдылар. 

Балалар бик теләп татар халык гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкарды. Чара шигырь укучылар бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: