«Һәркемгә кадерле шагыйрь» бәйрәме (0+)

26 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара уздырды. Яшь китап сөючеләргә татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калган Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. 

туождуфрптжаыво
17 ф Тукай 2
Тукай 3
17 фТукай

Балалар шагыйрьнең Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темаларын күтәргән шигырьләрен тыңлады һәм үзләре дә укыды, «Бишек җыры», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте, ел фасыллары турында табышмаклар чиште, Г. Тукай әкиятләрен искә төшерде.  Бәйрәмгә әкият герое Шүрәле килде һәм «Кырлайның әкият урманында» балалар белән уйнады. Нәни кунаклар авторның китаплары белән танышты, «Су анасы» әкияте буенча мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: