«Синнән дә кадерлерәк кеше юк, әни!» бәйрәме (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь укучылар өчен Әниләр көненә багышланган күркәм бәйрәм уздырды. Әниләр көне — ул әниләргә чиксез мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне һәм безнең өчен кылган барлык эшләре өчен рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирүче якты бәйрәм. 

14 ф. 5
14 ф. 4
14 ф. 3
14 ф. 2
14 ф. 1
Чара башында балалар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белде, шулай ук әниләр турында китаплар белән танышты. Алар башкаруында иң якын һәм кадерле кеше – әнигә багышланган дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар яңгырады. 
Аннан соң балалар бик теләп «Әниемә чәчәкләр» дигән иҗади мастер-класста катнашты.Һәр бала үз эшенә күңел җылысын салды, һәм нәтиҗәдә гөлләмә белән уникаль открыткалар барлыкка килде. Чөнки баласы үзенең мәхәббәтен һәм кайгыртуын салып ясаган бүләк – әниләр өчен иң яхшысы, иң кадерлесе.  
Бәйрәмдә катнашучылар бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: