«Нәүрүз – ямьле яз бәйрәме» (0+)

23 март көнне 14 нче санлы китапханәдә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләре елына һәм язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган Нәүрүз бәйрәме узды. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. 

14 ф
14ф. Навруз
14ф. Навруз1
14ф. Навруз2
14ф. Навруз3
14ф. Навруз4

Яз килүне төрле халыклар төрлечә билгеләп үтә, әмма барысы өчен дә – ул табигатьнең уянуы, тормыш тантанасы була. Балалар бәйрәмнең төп традициясе – табигатьнең җанлану символын аңлаткан бодай орлыгын үстерү турында белде. Һәм үзләре дә җиргә орлыклар чәчеп карады. 
Лев Толстойның «Старик и яблоня» дигән гыйбрәтле әсәре белән танышканнан соң, фикер алышуда катнаштылар. Алга таба үзләрен чын артистлар буларак хис итеп, аны сәхнәләштереп күрсәттеләр. 
Бәйрәмдә яшь китап сөючеләр милли җырлар һәм биюләр башкарды, яз турында шигырьләр укыды. Алып баручы алар белән кызыклы уеннар үткәрде, татлы күчтәнәчләр белән сыйлады. Халыкларыбызның бергәлеген күрсәткән уңай һәм якты бәйрәм рухы тудырылды. Ул һәркемгә шатлык хисе һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: