«Безнең күңелле Сабантуй» бәйрәме (0+)

9 һәм 10 июньдә 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уздырылган балалар Сабантуенда катнашты. Сабантуй бәйрәме күп гасырлар дәвамында безнең өчен иң шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйгаларның берсе була һәм булып кала бирә.
Китапханәче бәйрәмдә катнашучылар өчен «Сабантуй – дуслык һәм хезмәт бәйрәме» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Ул балаларга барыбыз да яраткан халык бәйрәменең тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, Сабантуй турында китаплар белән таныштырды.

10ф. Праздник «Наш веселый Сабантуй» . Танцуют все.
10ф. Праздник «Наш веселый Сабантуй» . Бег в мешках
10ф. Праздник «Наш веселый Сабантуй» . Начинаем эстафету
10ф. Праздник «Наш веселый Сабантуй».
10ф. Праздник «Наш веселый Сабантуй»

Балалар сабантуеның прораммасы бай һәм кызыклы булды: уеннар, җырлар, викториналар, бәйгеләр һәм ярышлар. Яшь кунаклар бик теләп күңелле викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. 
Чара азагында оештырылган татар халык көенә биюләр барысының да кәефен күтәрде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: