«Без бергә – минем Россиям» бәйрәме (6+)

Россия көне — хәзерге заман дәүләтенең туган көнен, суверенитет һәм илнең чәчәк атуын символлаштыручы бәйрәм. Ел саен ул 12 июньдә билгеләп үтелә һәм РФның һәр гражданы өчен әһәмияткә ия. 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Без бергә – минем Россиям» дигән бәйрәм әзерләде һәм үткәрде. 

Чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Туган ил тарихыныэ бөек битләре, аны булдырган һәм дәһшәтле сәгатьләрдә аны саклап калган кешеләр, Ватаныбыз өчен горурлы турында белде. Чараны алып баручының чыгышы кызыклы һәм матур булды. 

21121
17ф. фото
17фю. фото

Чара барышында китапханә хезмәткәре символларыбыз – герб, баөрак һәм гимнның тарихын сөйләде. Ике башлы бөркет безгә каян килгән, Россия байрагының төсләре нәрсә аңлата һәм дәүләт гимнында нәрсә турында җырлана – әлеге сораулар буенча чара барышында фикер алыштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, яшь укучылар Россиянең тарихы һәм символлары турынла үзләренең яхшы белемнәрен күрсәтте. Викторинада актив катнашу өчен балаларга бүләкләр тапшырылды. Алар бу чарада бик шатланып катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: