«Туган илем – Татарстан!» бәйрәме (6+)

29 август көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган илем – Татарстан!» дигән бәйрәм чарасы уздырды. Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, төп символлары, Казан шәһәре тарихыннан кызыклы фактлар, аның күренекле урыннары белән танышты. 

Новая презентация_page-0001
20240829_122602
20240829_123206
IMG_7441
IMG_7459
IMG_7459 — копия

Танып белү мәгълүматыннан соң балаларга, үз кызыксынуларын һәм фантазияләрен эшкә җигеп, туган як темасына рәсем ясарга тәкъдим ителде. Алга таба «Түбәтәй» уены уйнадылар, анда бер-берсенә түбәтәйне бирергә һәм, музыка туктаганда кемдә түбәтәй калды, шул биремне үтәргә тиеш булды. Кунаклар танып белү викторинасы сорауларына җавап бирде, ул Татарстан турында белгәннәрен, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда данлы булуы турында искә төшерергә мөмкинлек бирде. Бәйрәм азагында балалар тиешле төсләрне сайлап алып, төсле кәгазь тасмалардан Татарстан байрагын төзеде. Чара җылы һәм дустанә рухта узды.

4е,2е

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: