«Күпмилләтле Россия» бәйрәме (6+)
11
Июнь 2024
Сишәмбе
10 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Күпмилләтле Россия» дигән бәйрәм чарасы уздырды. Очрашу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Алып баручы «Туган ил» төшенчәсе турында сүз алып барды, балалар мәкальләрне искә төшерде һәм шигырьләр укыды, «Барысы да Россия турында» викторинасы сорауларына җавап бирде, тәкъдим ителгән хәрефләрдән сүзләр төзеде, мультфильм карады. |