«Капка төбендә Майчабу, бәйрәмгә килегез» бәйрәм чарасы (0+)

Май чабу – безгә борын-борыннан килгән, әмма бүген дә бәйрәм ителүче иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе. Атна дәвамында кешеләр белен пешерә, бер-берсенә кунакка йөри, ә соңгы көнне кышны озату һәм язны каршылау өчен карачкы яндыра. 
26 февральдә 15 нче санлы китапханә 44 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Капка төбендә Майчабу, бәйрәмгә килегез» дигән бәйрәм чарасы уздырды. 
Бәйрәм кунакларын Скоморох һәм Рус гүзәле каршы алды. Алар катнашучыларга Май чабу тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Өлкәннәр «Майчабу атнасы» викторинасы сорауларына җавап биреп һәм «Мәкальне дәвам ит» бәйгесендә зирәклекләрен күрсәтте. Бәйрәмнең яшь кунаклары белән китапханәчеләр «Васька-мәче»,  «Төньяк җиле, Көньяк җиле» һәм «Кечкенә Гномнар һәм өйләр» дигән күңелле хәрәкәтчән уеннар уйнады.

IMG_20250226_141235
IMG_20250226_141307
IMG_20250226_141353
IMG_20250226_142225
IMG_20250226_144257
IMG_20250226_135933
IMG_20250226_140454

Бәйрәм барышында 44 нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарәсе советы катнашучыларны кайнар чәй һәм беленнәр белән сыйлады. 
Традицион күңел ачулар да читтә калмады. Бәйрәмдә катнашучылар «Итек атыш» һәм «Май чабу поезды» дигән халык уеннарын бик теләп уйнады. Чара азагында бәйрәм кунаклары язны чакырды. 
Бәйрәм шатлык авазлары белән тулы күңелле рухта узды. Һәркем үзе белән якты Май чабу бәйрәменең бер өлешен алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: