«Май чабуга килегез» бәйрәме (0+)
Май чабу – бөтен ил буенча билгеләп үтелүче елның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе. Ул буыннан-буынга күчеп килүче күп гасырлык гореф-гадәтләрне чагылдыра. 15 март көнне 15 нче санлы китапханә 45 нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Май чабуга килегез» дигән бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм кунакларын Шамакай һәм Рус гүзәле каршы алды. Алар Май чабу тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Өлкән яшьтәге катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде, шаян табышмакларны чиште һәм танып белү бәйгеләрендә катнашты. Чараның яшь кунаклары белән Шамакай һәм Рус гүзәле күңелле хәрәкәтчән уеннар һәм «Мәче Васька», «Төньяк җиле, Көньяк җиле», «Гномнар һәм йортлар», «Күңелле светофор»,«Кем шоколад ярата?» дигән танып белү уеннары уйнады. |