«Әнием – кояшым минем!» бәйрәме (6+)

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, 6 март көнне, кече мәктәп яшендәге балалар өчен 15 нче санлы китапханә «Әнием – кояшым минем!» бәйрәме уздырды.

мама
IMG-20230304-WA0004
IMG-20230304-WA0001

Чара бәйрәмнең тарихын сөйләүдән башланды: ни өчен аны 8 март көнне билгеләп үтәләр, аны оештырырга кем тәкъдим иткән, дөньяның төрле илләрендә аны ничек билгеләп үтәләр һ.б. Бәйрәмне «Минем әни иң-иңе…», «Бәйрәм гөлләмәсе», «Котлау телеграммалары», «Наз чәчәге», «Әкият героен таны» кебек кызыклы һәм танып белү бәйгеләре дәвам итте, анда балалар тапкырлык, зиһенлелек һәм осталыкларын күрсәтә алды. Балалар барлык биремнәрне дус-тату, тиз һәм күңелле итеп башкарды! Бәйгеләргә нәтиҗә ясаганнан соң, барысы да татлы бүләкләр алды. Бәйрәм чарасы җылы аралашу рухында узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: