«Кызыклы укуның кечкенә серләре» бәйрәме (6+)

17 нче санлы китапханә «Кызыклы укуның кечкенә серләре» дигән бәйрәм чарасы уздырды. 

17
IMG20230320102938
IMG20230320104014

2023 елда Балалар китабы атналыгына 80 ел була. Ул – чын күңелдән укырга яратучыларны берләштерүче бәйрәм.
Балалар 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә узган язучылар һәм яшь китап сөючеләрнең зур күләмле очрашуы барысына да башлангыч булуы турында белде. Әлеге чараны Лев Кассиль уйлап тапкан. Бәйрәмне «Балалар китабы көне» яки «Китап туган көне» дип атаганнар.
«Укылган сукмаклар буйлап» әдәби викторинасында укучылар халык әкиятләре буйлап сәяхәт кылды. Яраткан геройларында кунакта булдылар, «Нинди герой турында сүз бара?» уен-викторинасында, «Бел әле», «Сорау-җавап» бәйгеләрендә катнашты. «Игътибарлылык» станциясендә малайлар һәм кызлар яраткан мультфильм персонажларын искә төшерде һәм бергәләп күңелле балалар җырларын җырлады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: