«Зирәклек, игътибар, мәхәббәт бәйрәме» Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы (18+)

1 октябрь – җылылык һәм хөрмәт хисе белән тулы үзгә бер көн. Бу Халыкара өлкәннәр көне, бу көнне без тормыш тәҗрибәләре, зирәклеге һәм ару белмәс хезмәтләре ихлас рәхмәт сүзләренә лаек булганнарны хөрмәтлибез. Бу көнне без узган гомерләре аларның бай тарихының шаһите булган кешеләргә карата үз ихтирамыбызны белдерә алабыз. 
Шул уңайдан 23 нче санлы китапханә өлкәннәр өчен «Зирәклек, игътибар, мәхәббәт бәйрәме» исеме астында чара уздырды. 

23ф. «Праздник мудрости, внимания, любви» 01.10.2026 (2)
23ф. «Праздник мудрости, внимания, любви» 01.10.2026 (3)
23ф. «Праздник мудрости, внимания, любви» 01.10.2026 (4)
23ф. «Праздник мудрости, внимания, любви» 01.10.2026

Чара дәвамында кунаклар үз адресларына ихластан ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, актив тормыш рәвеше һәм озын гомер теләкләре ишетте, бәйрәмнең тарихы, сәламәтлекне сакларга, үз ялыңны оештырырга ярдәм итүче басмалар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Алар исә үз чиратында үз тормыш рецептлары белән уртаклашты: «Нинди кайнатма иң тәмлесе?», «Чананы кайчан әзерләсәң яхшырак?», «Эшкә соңга калсаң нишләргә?». Зирәк кешеләрдән ишеткән мондый тормыш рецептлары һәрчак кадерле.
Китапханә кунакларына «Тормышның алтын көзе» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда һәркем үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайлый алды. 
Әлеге көн гомерләренең алтын чорына җиткән укучыларыбыз өчен үзенәлекле булды. Без аларны тормыш тәрҗрибәсен һәм зирәклеккә карата хөрмәт хисен символлаштыручы бәйрәм белән котладык. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: