«Безнең балалар китабына дан» китап бәйрәме (6+)
27 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, ел саен уздырылучы «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» бөтенроссия акциясен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасында фән һәм технологияләр үсеше елына багышланган «Безнең балалар китабына дан» дигән китап бәйрәме үткәрелде. Катнашучылар балалар китабы бәйрәменең Бөек Ватан сугышы елларында барлыкка килү тарихы белән танышты һәм шул сугыш еллары документаль кадрларыннан балаларның беренче тапкыр язучылар белән очрашуы видеоязмасын карады. Кызлар һәм малайлар «Уку кешегә нәрсә бирә?» дигән сорау буенча уйланды. Әлбәттә, белемнәр һәм үсеш. Укучылар интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирде, үзләренең логик фикерләү сәләтен тикшереп карады, гади тәҗрибәләр үткәрүдә катнашты һәм беренче фәннәрнең ничек барлыкка килүен белде. |