«Виталий Бианкиның әкиятләре-хикәяләре» китап бәйрәме (6+)

28 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә балалар язучысы Виталий Валентинович Бианкиның 130 еллыгына һәм аның «Чей нос лучше?» дип аталган беренче китабы басылып чыгуга 100 ел булуга багышланган  «Виталий Бианкиның әкиятләре-хикәяләре» дигән китап бәйрәме узды. 

Балалар Виталийның балачактан хайваннарны яратуы, урманны өйрәнүе, табигать күренешләрен күзәтүе турында белде. Язучы булгач, ул табигать дөньясын аңларга өйрәтүче һәм бар тереклеккә карата мәхәббәт тәрбияләүче әсәрләр иҗат иткән. 

порыкагоыцегн
IMG-20240227-WA0006
IMG-20240227-WA0011
IMG-20240227-WA0020
IMG-20240227-WA0021
IMG-20240228-WA0012

«Кошка томшык нәрсәгә» дигән электрон презентация кошлар томшыгының формасы аларның тормышына ничек йогынты ясавын күрсәтте. «Урман аланында» дигән электрон уен-викторина хайваннар тормышы турында сораулар өстендә уйланырга мөмкинлек бирде. 

Чара «Чей нос лучше?» юбиляр-хикәя буенча танып белү видеоязмасын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: