«Планета буенча китап атналыгы атлый» Китап бәйрәме (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 13 нче санлы китапханәдә яшь чаллылылар өчен китап бәйрәме узды. Кызлар һәм малайлар мавыктыргыч бәйгеләр, әдәби уеннар һәм викториналар дөньясына чумды.

dav
13 ф. Праздник книги (1)

Балалар «Әкиятләр галәме» викторинасында әдәби геройларны искә төшерде, «Әкиятне дөреслә» уенында тапкырлыкларын күрсәтте, «Әдәби геройлардан хатлар» уенында игътибарлылыкларын эшкә җикте.

С.В.Михалковның «Так» шигыре буенча физкульминут бик кызыклы үтте. Ә тылсымлы тартмачыкта яшеренгән әйберләрне танып, призлар ала алдылар. «Китап сөючеләр утравы» бәйгесе зур энтузиазм белән узды. Балалар үзләре яраткан китаплар, әдәби геройлар, әсәрләрдәге вакыйгалар һәм шул китапның үзенә нәрсә белән җәлеп итүе хакында сөйләде.

Бәйрәм совет һәм рус язучыларының танылган әсәрләре буенча ясалган «Видеосалон» белән үрелеп барды. Чара истәлеккә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: