«Җәй ачкычлары» бәйрәме (6+)
25
Май 2022
Чәршәмбе
24 һәм 25 майларда Үзәк китапханәдә сәнгать бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Җәй ачкычлары» бәйрәме оештырылды. Балалар җәйне, күңелле чор – каникулларны сагына. Шатлыклы вакытларны тагын да якынайтыр өчен, алар бәйгеләрдә актив катнашты. Балалар иҗади биремнәр үтәде: команда белән иң биек йортны төзеде, фантастик хайваннар рәсемнәрен ясады, әкият һәм җырлар буенча викторинада катнашты, сәнгать һәм музыка уен кораллары буенча табышмакларны чиште. Музыка астында «Сын, катып кал!», «Юлбашчы биюе» кебек бик күп хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Шулай итеп, без җәйгә ишекләр ачтык!!! |