«Балачак илендә» Халыкара балаларны яклау көненә бәйрәм чарасы (0+)

1 июньдә 23 нче санлы китапханә 18 нче комплекста яшәүчеләр өчен «Уют» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Балачак илендә» дигән  Халыкара балаларны яклау көненә бәйрәм чарасы уздырды.
Балаларны яклау көне – ул барлык балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, ул балалар бәхетле булып үссен, укысын, яраткан эше белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә яхшы ата-аналар һәм үз иленең гражданнары булсын өчен, балалар хокукларын якларга кирәклеге турында җәмгыятьнең исенә төшерү дә.  

2. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )
3. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )
1. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )
4. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )
5. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )
6. 23ф. Праздник к Международному дню защиты детей «В стране детства» (0 )

Чара кунаклары иң яраткан әкиятләре һәм хикәяләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, яраткан геройларын искә төшерде, әсәрләр мотивлары буенча интерактив уеннар уйнады. 
«Мине таны!» әдәби уены зур һәм кечкенә катнашучыларны берләштерде. Балалар, яраткан әдәби геройларын искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирде, китап эстафетасы үтте, җырлар җырлады һәм асфальтта әдәби геройларның  рәсемнәрен ясады, шарадаларч чиште.
Күңелле эстафеталар, хәрәкәтчән уеннар, кызыклы викториналар һәм призлы бәйгеләр – болар барысы да өлкәннәргә дә, балаларга да бик күп уңай хисләр бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: