«Балачак илендә»: Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм (0+)

1 июнь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, «УЮТ» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, Балаларны яклау көне кысаларында, балалар мәйданчыгында «Балачак илендә» бәйрәме үткәрде.

ЗЯБ бистәсенең 18 нче мәхәлләсендә яшәүче балалар «Әкиятләр сандыгы», «Өченчесе артык» интеллектуаль уеннарында, «Тизәйткечләр көрәше», «Минем белән җырла!» күңелле бәйгеләрендә катнашты һәм әкиятләр буенча «Геройны таны» викторинасы сорауларына җавап бирде.  
Шулай ук алар өчен күңелле эстафета уеннары һәм балалар китаплары буккроссингы оештырылды. 
Мәйданчык бу көнне шау-гөр килеп торды, чара бик күңелле үтте, һәр бала истәлекле бүләкләр, китаплар һәм татлы күчтәнәчләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: