«Мәҗбүри булмаган Ё» бәйрәм-уен чарасы (6+)

21 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында «Мәҗбүри булмаган Ё» бәйрәм-уен чарасына чакырды.
Балалар танып белү сәяхәтенә юл тотты, аның барышында матур рәсемле презентация ярдәмендә, рус алфавитының 7 нче хәрефе – «Ё» белән танышты, аның рус телендәге гаҗәеп маҗаралары турында белде. 

10ф. Праздник-игра «Необязательная буква Ё». Конкурс «Эстафета»
10ф. Праздник-игра «Необязательная буква Ё». Разгадываем«Ёшкины загадки»
10ф. Праздник-игра «Необязательная буква Ё». Строим «Ё-Пирамиду»
10ф. Праздник-игра «Необязательная буква Ё»

Чараның икенче өлешендә укучылар җавапларында «Ё» хәрефе булган табышмакларны чиште. Шуннан соң алар кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты: «Эстафета» уенында «Ё» белән сүзләрне искә төшерде, «Ё-Пирамида» төзеде, ребуслар чиште, һәм тагын «Слухачи» бәйгесендә – Г. Юдинның «Ёжик и ёршик» әкиятен тыңлап, анда ничә тапкыр «Ё» хәрефе искә алынуын санады.

Чара күңелле һәм файдалы үтте. Балалар әлеге хәрефнең әһәмиятен бәяләде һәм аның турында онытмаска сүз бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: