«Әниләргә назлы сүзләр әйтегез» бәйрәме (6+)

Әниләр көне — ул безгә тормышыбызда иң мөһим кеше әни булуын искә төшерүче матур һәм дулкынландыргыч бәйрәм. 
28 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханәдә әлеге көнгә багышланган программа үтте. Китапханәчеләр бу чараны файдалы, кызыклы һәм күңелле итеп уздырырга тырышты, Әниләр көнен бәйрәм итү гореф-гадәтләре һәм бу бәйрәмнең Россиягә каян килүе турында сөйләде.
Аннан соң балалар «Әни – иң мөһим сүз» викторинасында, «Иң-иң» уен-ромашкасында катнашты, «Тәмле табышмаклар»ны чиште, әни турында шигырьләр укыды. 

10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова». Игра-ромашка «Самая-самая»
10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова». КВ
10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова». Читаем стихи
10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова». Читайте книги о мамах
10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова»
10ф. Праздник «Говорите мамам нежные слова». Участники мероприятия

«Әни – беренче сүз» җырына танылган мультфильмнардан әниләр белән видеоролик балаларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм алар бик теләп кушылып җырлады.  
Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: