«Дәүләт байрагы – дан символы» бәйрәме (6+)

22 август – Россиянең рәсми бәйрәме – Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көне. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бәйрәм уздыра һәм РФ дәүләт байрагы – илнең бәйсезлеген күрсәтүче төп символы турында сөйли.

13 ф. 21.08.26 Праздник Флаг державы-символ славы 4
13 ф. 21.08.26 Праздник Флаг державы – символ славы 5
13 ф. 21.08.26 Праздник Флаг державы -символ славы 1
Чарада катнашучылар Россия байрагының кайчан һәм ничек барлыкка килүе, ни өчен нәкъ менә шул төсләр сайлап алынуы һәм аларның һәрберсенең нәрсәне символлаштыруы турында белде. Байрак төсләре белән бәйле кызыклы табышмаклар һәм игътибарлылыкка уеннар аша балалар әлеге символның мәгънәсен яхшырак аңлый һәм истә калдыра алды. «Россия байрагы» дигән танып белү мультфильмы игътибар белән каралды һәм сораулар тудырды, китапханәче аларга җентекле итеп җавап бирде.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: