«Болар барысы да әниләребез өчен!» бәйрәм чарасы (12+)

Яз җитү белән, бар дөнья иң гүзәл һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны билгеләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәм якынлашканда, 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен әлеге вакыйгага багышланган чара уздырды. 
Балалар җылылык һәм яхшылык рухына кереп чумды. Чөнки без һәрберебез өчен иң кадерле һәм якын кеше – әни турында сөйләшү алып бардык. Әниләр адресына бу көнне бик күп җылы сүзләр яңгырады. Балаларга әниләр һәм әбиләр турындагы китаплар тәкъдим ителде, алар һәркемне бу иң якын кешеләренә карата үз мөнәсәбәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Ю. Яковлевның «Мама» дигән дулкынландыргыч әсәренә тукталдык.

выффыафывф
14 ф. праздник 1
14 ф. праздник 2
14 ф. праздник 3
14 ф. праздник 4
14 ф. праздник

Алга таба кызлар бик теләп «Яхшы хуҗабикә», «Әкияти әниләр» бәйгеләрендә катнашты. Малайлар да үзләрен күрсәтте, алар «Әни ярдәмчеләре» дигән бәйгедә яулык бәйләргә һәм алъяпкыч ябарга өйрәнде. 
Чара әниләр өчен букет ясау буенча мастер-класс белән дәвам итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: