«Күршеләр көне» ишегалды бәйрәме (6+)

18 августта 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 18 нче комплекста яшәүчеләр өчен ЗЯБ бистәсенең 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе территориясендә узган  «Күршеләр көне» бәйрәменә кушылды. 

выставку «Мир начинается с семьи» (1)
выставку «Мир начинается с семьи» (2)
выставку «Мир начинается с семьи» (3)
выставку «Мир начинается с семьи» (5)
выставку «Мир начинается с семьи» (6)
Бәйрәм кунаклары «Дөнья гаиләдән башлана» күргәзмәсе белән танышты, анда гаилә кыйммәтләре темалары күтәрелгән нәфис әдәбият, психология, кул эшләре буенча китаплар тәкъдим ителде. Балалар барлык уеннарда актив катнашты, «Гаилә ыгы-зыгысы», «Бу кем була?» интеллектуаль викторинасында катнашты, азарт белән  «Гаиләдә кем баш?» шаян уен-сораштыру сорауларына җавап бирде.
Китапханә хезмәткәрләре «Гүзәл ромашка» мастер-классы үткәрде. Эш барышында катнашучылар рәхәт иҗат чоңгылына кереп чумды! Алар дустанә рәвештә ромашка чәчәге ясады. Яшь кунаклар иҗат эшеннән бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 
Ишегалды бәйрәме барысына да онытылмас мизгелләр, шатлык-куанычлар бүләк итте. Чара «Уют» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә уздырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: