«Күршеләр көне» ишегалды бәйрәме (12+)

Ел саен безнең шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре уздырыла. Быел да 4 сентябрьдә  «Квартал» җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан М. Бибишев исемендәге паркта зур бәйрәм оештырылды. 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре чараны уздыруда актив катнашты. Бәйрәм кунаклары өчен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугышның утлы чакрымнары» дигән күргәзмә-күзәтү оештырылды. Катнашучылар зур кызыксыну белән күргәзмәдәге китаплар белән танышты, шулай ук бик теләп төрле бәйгеләрдә катнашты. Бу бәйрәм һәр кеше күңелендә әле озак сакланыр!

photo_5321110673679316359_y
photo_5321110673679316375_y

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: