«Безнең ишегалдында» ишегалды бәйрәме

Ишегалды – йорт янындагы территория генә түгел. Ул балаларның беренче дуслары барлыкка килгән, ата-аналарның үз сабыйлары белән кадерле мизгелләрен уздыра торган урыны да. Күп кенә өлкәннәр өчен ишегалды – ул үз балачаклары җылысын саклаучы хатирәләр дөньясы. Нәкъ менә шунлыктан Ишегалды бәйрәме бик күп кешеләрне бергә җыючы үзенчәлекле бәйрәмгә әйләнеп бара.
14 нче санлы китапханә, «Яраткан китаплар битләре буйлап» дигән күргәзмә оештырып, бәйрәмгә бик шатланып кушылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килгән мавыктыргыч әдәби викторина уздырды. Ә ихластан китап сөючеләр өчен «Кирәк булса – ал, кирәк булмаса – алып кил» исеме астында чын китап алмашу оештырылды. Һәркем үз кызыксынулары буенча үзенә китап таба алды. 

Поделиться: