Дуслык һәм игелек бәйрәме (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 47 нче мәхәллә ишегалды бәйрәмендә катнашты. «Әдәби ишегалды» мәйданчыгында балалар һәм өлкәннәр өчен «Шатлык өләшүче китаплар» күргәзмәсе оештырылды. 

14
IMG_20210818_165451
IMG_20210818_164602
IMG_20210818_170630

Балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Әкиятләр бергә җыелды», «Иң акыллылар өчен табышмаклар» уеннары үткәрелде. Бәйрәм кунаклары бик теләп «Кече шәһәр – зур тарих» дип аталган Чаллы тарихы буенча викторинада катнашты.  

Чарада катнашучыларны «Кирәк икән – ал. Кирәкмәсә – алып кил» буккроссингы көтте. Барлык китаплар үз хуҗаларын тапты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: