«Әниләребез өчен» бәйрәме (6+)

26 ноябрьдә 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Әниләр көненә багышланган «Әниләребез өчен» дигән бәйрәм уздырды. 
Чара башында китапханәче кунакларны бәйрәмнең мәгънәсе, аның гореф-гадәтләре һәм килеп чыгу тарихы белән таныштырды. 

1длянашихмам15
2длянашихмам15ф
3длянашихмам15ф
4длянашихмам15ф
5длянашихмам15ф
6длянашихмам15ф
7длянашихам15ф

Бәйрәм барышында балалар әти-әниләре белән бергә әкияти табышмаклар чиште, «Әнигә назлы сүзләр», «Әниләренең ярдәмчеләре» һәм «Әни бакчасы» бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук кызлар һәм малайлар «Зарарлы киңәшләр» уенын уйнады, анда тәртипле һәм тыңлаусыз балаларның төрле хәлләрдә үзләрен ничек тотуларын аңлаттылар. Әниләр исә «Балачак җырын таны» һәм «Иске әкият яңача» бәйгеләрендә үзләренең вокал һәм актерлык сәләтләрен күрсәтте.
Кичә азагында китапханәче балаларга әниләренә назлы, матур сүзләрне ешрак әйтүләрен һәм үзләрен яхшы тотулары белән шатландырып торуларын теләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: