22 нче шәһәр китапханәдә «Һәркемгә китапханәгә юл ачык» дип исемләнгән бәйрәм узды (6+)
28 нче һәм 29 нчы сентябрь көнне 22 нче шәһәр китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Һәркемгә китапханәгә юл ачык» дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре 1 нче сыйныф укучылары өчен абонемент һәм уку залы буйлап экскурсия үткәрделәр. Танышу абонементтан башланды. Балалар китап укучысы формуляры, кафедра, китапны кайтару кәгазе дигән төшенчәләр белән таныштылар, шулай ук китап белән куллану тәртибен дә искә төшерделәр. Балалар янына кунакка Убырлы Карчык килде, ул алар белән бергә китапханәгә йөрү тәртибе белән танышты. Уку залынында балалар өчен чыгарылган төрле журналлар, энциклопедияләр, рәсемнәр белән бизәлгән белешмә китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә Почтальон Печкин да кереп чыкты, ул балаларга әдәби геройлардан телеграмма һәм Китап Ханбикәсеннән посылка китерде. Бәйрәмнең ахырында катнашучылар бүләккә китап кыстыргычлары алдылар һәм китапханәнең иң актив китап укучылары булулары турында сүзләр әйттеләр. |