«Балачак – могҗизалар һәм тылсым иле» бәйрәме (0+)

Илебездә 1 июнь көнне билгеләп үтелүче Балаларны яклау көнен Үзәк балалар китапханәсе  опен-эйр форматында уздырды. Чаллы курчак театры белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен  «Балачак – могҗизалар һәм тылсым иле» бәйрәме үткәрелде.

цдб 1 июня
цдб 1 июня (7)
цдб 1 июня (2)
цдб 1 июня (4)
цдб 1 июня (3)
цдб 1 июня (5)
цдб 1 июня (6)
цдб 1 июня (8)
цдб 1 июня (9)
цдб 1 июня (10)

Бу көнне үз бәйрәмнәренә килгән малайлар һәм кызлар Җир йөзендә дуслык, тынычлык һәм татулык билгесе итеп плакатта кулларының эзен калдырды. 
Иң эрудицияле балалар «Ә сезгә сәлам…» дигән әкияти викторинада катнашты һәм кайсы геройдан телеграмма килүен белде. Бу эштә аларга һәр балага кечкенәдән таныш һәм яратып укыла торган балалар язучылары һәм шагыйрьләре китапларыннан торган китап күргәзмәсе ярдәмгә килде. 
Матур һәм ямьле җәй теләкләре язылган открыткага ия булырга теләүчеләр җәйге бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класста катнашты. 
Курчак театры актерлары тарафыннан «Домок – теремок» рус халык әкияте мотивлары буенча күрсәтелгән спектакль бәйрәм программасын тагын да ямьләндерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: