«Россиянең туган көне» бәйрәме (0+)
13 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уздырылган һәм Россия көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Россия көне – ул балаларга тагын бер тапкыр бөек илебезнең тарихы, халык гореф-гадәтләренең күптөрлелеге турында сөйләү өчен бер сәбәп. Китапханәче тәрбиячеләр белән берлектә бәйрәмне саф һавада оештырды! Балалар Россия байрагы төсендәге тасмалар белән бию биеде, «Кем тизрәк?» бәйгесендә матрешкаларны җыйды, «Минем Россия» викторинасында безнең бөек илебез турында табышмакларны чиште, илебез гербы һәм байрагы белән пазлларны җыйды, һәм тагын җырлар җырлады һәм шигырьләр сөйләде. Шулай ук балалар, эстафетада катнашып, үзләренең нинди кыю, җитез һәм тиз булуын күрсәтә алды. Нәни китап сөючеләр бик теләп Россиягә багышланган китапларны карады. |