«Яхшы сүзләр бүләк итегез» бәйрәме (6+)

21 апрельдә, Язгы яхшылык атналыгы кысаларында, 23 нче санлы китапханә «Яхшы сүзләр бүләк итегез» бәйрәме үткәрде. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Очрашуда 5 нче сыйныф укучылары катнашты. 
Чара барышында балалар яхшылык турында шигырьләр тыңлады, изге сүзләр һәм гамәлләр турында сөйләште. Барысына да «Дуслык йорты» уены ошады. Өйнең «нигезен» дуслык һәм яхшылык турында мәкальләрдән «салдылар»; «диварлар» әкият кораллары турында табышмаклардан «күтәрелде». Түбәне исә, «Бу кем?» викторинасы сорауларына җавап биреп, әкият геройлары белән бергә «яптылар». «Дуслык йорты»нда «яшәүчеләр» җырлар тыңлады, төрле милләт уеннарында катнаштылар. Бәйрәм җылы һәм дустанә рухта узды. Чара электрон презентация белән үрелеп барды, шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: