«Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә бар» бәйрәме (6+)

8 июльдә 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә бар» дигән бәйрәм узды. Алып баручы балаларга әлеге бәйрәм турында җентекләп сөйләде. Аралашу вакытында ныклы һәм тату гаиләнең нигезендә мәхәббәт, елмаю һәм ярдәм ятуы ачыкланды. Гаилә көненең символы булып ромашка санала. 

IMG_20260708_101334_464
IMG_20260708_103050_997
IMG_20260708_111704_784
IMG_20260708_111734_289
IMG_20260708_111725_100

Нәни китап сөючеләр кызыклы биремнәр үтәде һәм бүләккә бу чәчәкнең таҗларын, сабагын, яфрагын һәм сары төстәге уртасын алды. Балалар төрле авырлыкларны җиңде: тату гаилә өчен йорт төзеде, әниләренә ризыклар белән сумканы бушатырга булышты, «Китаптагы туганнар» һәм «Өйдә кем яши» викторинасы сорауларына җавап бирде. Бәйрәм «Өч аю» музыкаль мультфильмын карау һәм Гаилә көненең төп символы – ромашка алу белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: