«Барысы да хатын-кызлар өчен»: бәйрәм чаралары (18+)

Халыкара хатын-кызлар көне – язның чәчәкләр һәм яхшы кәеф белән тулы төп бәйрәме!

8марта
1
2
3
4

Бәйрәм якынлашканда, 7 март көнне 1 нче санлы китапханә тарафыннан бәйрәм чаралары уздырылды. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Язның тылсымлы көче» дигән әдәби-музыкаль композиция үтте, «Илһам» клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз тарихлары» дигән матур теләкләр кичәсе узды.
Язгы очрашулар җылы котлауларга, лирик шигырьләр һәм җырларга бай булды. 
Чаллының «Весне на встречу» һәм «Лира» иҗат коллективлары чыгышы мөлаем хатын-кызлар өчен музыкаль бүләк булды.
Чараларда катнашучыларның барысы да бик теләп бер-берсе белән аралашты, үз тормышындагы гаҗәеп вакыйгалар белән уртаклашты, уен һәм викториналарда катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: