«Бүген кызларның бәйрәме!» бәйрәм-уен программасы (6+)

5 март көнне 10 нчы санлы китапханәдә, иң назлы һәм матур язгы бәйрәм якынлашканда, бәйрәм чарасы узды. «Укымышлы мәчедә кунакта» клубында катнашучы балаларны бәйрәм-уен программасына чакырдылар. 
Чараның кереш өлешендә китапханә хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. 

плропл
10ф. Празднично-игровая программа «Сегодня праздник у девчат!». Игра «Девочки такие девочки».
10ф. Празднично-игровая программа «Сегодня праздник у девчат!». Конкурс «Лакомка»
10ф. Празднично-игровая программа «Сегодня праздник у девчат!». Конкурс «Мы подарим маме бусы»
10ф. Празднично-игровая программа «Сегодня праздник у девчат!». Поздравление от мальчиков
10ф. Празднично-игровая программа «Сегодня праздник у девчат!»

Шуннан соң яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән «Әкияттәге әниләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Татлы» бәйгесендә кулинар табышмакларны чиште, «Ромашка», «Әниемә муенса бүләк итәм» бәйгеләрендә, «Кызлар-йолдызлар» дигән рәсем ясау уенында катнашты.

Чара клубтагы егетләрдән котлау сүзләре белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: