«Котлаулардан торган язгы букет» бәйрәм программасы (12+)

Халыкара хатын-кызлар көне – яз, чәчәкләр һәм яхшы кәеф бәйрәме. Әле урамнарда кар көртләре, күктән йомшак кына итеп кар бөртекләре төшә, әмма инде һавада яз исе килә, табигать уянырга җыена. Бу матур чорда без иң ямьле бәйрәмнең берсен – 8 мартны билгеләп үтәбез. 
7 март көнне, бәйрәм алдыннан, 15 нче санлы китапханә үз укучылары өчен «Котлаулардан торган язгы букет» дигән бәйрәм программасы үткәрде.

вывввмвмв
1709818963624
1709818963641
1709818963656
1709818963689

Язгы кәеф рухында бәйрәм кунаклары танып белү һәм күңел ачу бәйгеләрендә, «Бәйрәм букеты», «Котлаулар аукционы», «Әкият телеграммалары», «Ризык белгечләре», «А дан Я га кадәр хатын-кыз», «Яулык бәйлә» кебек викториналарда катнашты. Чарада катнашучыларга үз белемнәрен һәм зирәклекләрен, тапкырлыкларын, оста хуҗабикә булуларын, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим ителде. 
Кичә бер тында узды. Нәфис затлар бәйрәменә карата бик күп матур һәм җылы сүзләр яңгырады. Чарада бар дөньяны җылытырлык күңел җылысы хакимлек итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: