«Бар нәрсә гаиләдән башлана!» бәйрәм программасы (6+)

15 майда Марат Бибишев исемендәге паркта «Бар нәрсә гаиләдән башлана!» дигән бәйрәм программасы узды. Төрле буыннарны берләштергән чара кунакларга бик күп хис-кичерешләр һәм җылы истәлекләр бүләк итте. 

IMG_20260518_095814_119
20260515_162446
IMG_20260518_095814_117
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен китапханәчеләр «Подросток» яшьләр клублары үзәге һәм «Буревестник» яшьләр клубы белән берлектә уен программасы уздырды. Гаилә көне — һәркем якыннары белән мәхәббәт һәм шатлыклары белән уртаклаша ала торган үзгә бер көн. Чара барышында бәйрәм кунаклары күңелле һәм дустанә атмосферага кереп чумды, кызыклы һәм шаян уеннарда, күңелле бәйгеләрдә һәм эстафеталарда катнашты. Балаларга җиде станция үтәргә һәм приз алырга кирәк булды. Очрашу дәвамында яңгыраган дәртле көләр чараның бизәге булды.
Балалар уйнады, күңелле җырлар җырлады. Яшь артистларның һәр чыгышын тамашачылар кайнар алкышлар белән каршы алды. Ата-аналар, ихластан шатланып, үз балаларына горурлык белән теләктәшлек итте. Программада катнашучылар бик күп хисләр һәм яхшы кәеф алды. 
Теләге булганнар «Уку иле» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда гаилә белән уку өчен кызыклы һәм танып белү китаплары, дуслык һәм бер-береңне аңлау, гаилә гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре турында китаплар тәкъдим ителде. Бәйрәм гаиләнең чынлап та төп терәк булуын, ә бергә иҗат итүнең туганлык җепләрен тагын да ныграк итүен исбатлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: