«Һәрвакыт булсын китап!» бәйрәм программасы (6+)

17нче санлы китапханә кунаклары үзләре өчен иң тугры дуслары – китаплар яши торган гаҗәеп дөньяны ачты. Китап – ул вакыт машинасы, аның ярдәмендә үткәннәрдә пәйда булырга, киләчәккә күз салырга яки бүлмәдән чыкмыйча гына әкиятләр иленә килеп эләгергә мөмкин дип юкка гына әйтмиләр. Ә китапханә — ул чын порт, иң мавыктыргыч сәяхәтләр аннан башлана. 

17ф. День Открытых Дверей
17ф. День открытх дверей
17ф. День открытых дверей (2)
17ф. День открытых дверей (3)
17ф. День открытых дверей (4)
Яшь кунаклар бик теләп Укымышлы Мәче әзерләгән интеллектуаль уеннарны уйнады, Убырлы Карчыкның хәйләкәр сорауларына җавап бирде һәм китапларны алфавит буенча тезеп, рус телен яхшы белүләрен күрсәтте. Бәйрәм программасының иҗади ноктасы катнашучыларның үз мини-китапларын ясау булды. Балалар илһамланып язды һәм аларга иллюстрацияләр ясады.
Очрашу азагында балалар бер уртак фикергә килде: китап киштәләрендә аларны китаплар гына түгел, ә маҗаралар, серләр һәм могҗизалар белән тулы галәмнәр көтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: