«Мәхәббәт җилкәннәре астында китап дөньясы буйлап» бәйрәм программасы (6+)

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – 15 нче санлы китапханә һәр елдагыча микрорайонда яшәүчеләр өчен «Мәхәббәт җилкәннәре астында китап дөньясы буйлап» дигән бәйрәм программасы уздырды.
Рус гүзәле Аленушка бәйрәм кунакларын аның барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең аларны искә алу хөрмәтенә үткәрелүе турында сөйләде.
Чараны «Ромашканы җый», «Гаилә викторинасы», «Ромашканы тапшыр», «Петр һәм Феврония викторинасы», «Шәҗәрә», «Тату гаилә» һәм «Минем гаиләм» дигән шаян, шул ук вакытта танып белү бәйгеләре, уен һәм викториналары дәвам итте. Барлык бәйге, уен һәм викториналарның исемнәрен катнашучылар әкият ромашкасы таҗындә таптылар. 

115ф. По книжному морю под парусами любви Текст
215ф. По книжному морю под парусами любви Текст
315ф. По книжному морю под парусами любви Текст
415ф. По книжному морю под парусами любви Текст
515ф. По книжному морю под парусами любви Текст
615ф. По книжному морю под парусами любви Текст

Шулай ук бәйрәм барышында барлык теләге булганнар туганнары һәм якыннары белән бергә чәчәкләрдән рамка белән фотога төшә алды. Очрашу барышында «Ачык микрофон» эшләп торды. Чарага килүчеләр үзләренең яраткан кешеләрен котлый һәм аларга җылы сүзләрен җиткерә алды.  
Программа сабын күбекләре шоуы астында тәмамланды. Гаилә бәйрәме кызыклы һәм күңелле узды. Ул барысына да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәефләр бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: