«Яңа ел сәяхәте» бәйрәм программасы (12+)

19 декабрьдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» аралашу клубында «Яңа ел сәяхәте» дигән бәйрәм программасы үткәрелде.

IMG_20251219_150134
IMG_20251219_150434
IMG_20251219_151059
IMG_20251219_151400
IMG_20251219_151917
IMG-20251220-WA0002

Чара барышында кунаклар әкият геройлары Кар Патшабикәсе, Убырлы Карчык, Фокусчы һәм китапханә шамакае Дускай белән бергә шатлык һәм куанычлар белән тулы гаҗәеп дөньяга кереп чумды. Клублылар Россиядә Яңа елны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләрен искә төшерде, «Яңа ел хыяллары» һәм «Музыкаль маҗара» бәйгеләрендә актив катнашты. «Соловушки» халык җыры ансамбле чыгышы чарага килүчеләр өчен көтелмәгән яңа ел бүләге булды.
Кичә Кыш Бабайның якынлашып килүче Яңа ел белән котлаулары белән тәмамланды. Китапханәдә шатлык, бәйрәм һәм дустанә аралашу рухы хакимлек итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: